«Туган шәһәрнең яраткан урыннары»: виртуаль экскурсия (6+)

29 август көнне Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре көне хөрмәтенә 13 нче санлы китапханәдә «Туган шәһәрнең яраткан урыннары» дигән виртуаль экскурсия үтте.
Экскурсия барышында микрорайонда яшәүчеләр шәһәрнең күренекле урыннары, парк һәм скверлары, архитектура һәйкәлләре белән танышты. Чарада укучылар активлык күрсәтте, сораулар бирде, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 

Поделиться: